ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Əлмәт һәм Əтнә театрлары "Алтын битлек" премиясе лонг битенә керде

31 октябрь 2019, 14:11 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Əлмәт һәм Əтнә театрлары Лонг битенә "Тынлыкта гына урын бар" һәм "Фронтовичка" спектакльләре кергән.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Əлмәт һәм Əтнә театрлары "Алтын битлек" милли театр премиясенең лонг битенә керде. Исемлек "Алтын битлек" милли театр премиясенең рәсми сайтына урнаштырылган.

"Алтын битлек" милли театр премиясе экспертлары Əлмәт театрының Туфан Имаметдинов куйган "Тынлыкта гына урын бар" спектаклен билгеләп үткән.

Лонг биткә Тукай исемендәге Əтнә театры "Фронтовичка" спектакле белән кергән. Спектакльне сәхнәгә башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйды. "Мондый уңышка ышануы да кыен", - ди Əтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10