ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстан трассасында автобус ауган, биш кеше зыян күргән

31 октябрь 2019, 12:20

Юл-транспорт һәлакәте "Уфа-Бөре-Яңавыл" трассасында иртәнге 9.00да булган.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда трассада автобус белән булган авариядә биш кеше зыян күргән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте "Уфа-Бөре-Яңавыл" трассасында иртәнге 9.00да булган. Авария урынына коткаручылар, медицина һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән.

"Микроавтобуста 8 кеше булган, шул исәптән машина йөртүче. Ул машина белән идарәне югалта. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә биш кеше зыян күргән. Алар Бөре районы хастаханәсенә китерелә", - диелгән хәбәрдә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10