ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан башкаласында “Казан кичләре” интерактив күңел ачу тамашасы узачак

31 октябрь 2019, 11:16

Концертның махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). 1 декабрь көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында “Казан кичләре” интерактив тамашасы узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Әлеге проект “BEZ” телеканалы коллективы тарафыннан тормышка ашырыла һәм берничә өлешкә бүленеп, “BEZ” телеканалында күрсәтеләчәк. Тамаша кысаларында җырчылар һәм артистлар сәхнәдә чыгыш ясап кына калмый, ә алып баручы белән “сорау-җавап” рәвешендә әңгәмә дә кора, шулай ук “Ачык микрофон” рубрикасы кысаларында тамашачылардан яңгыраган сорауларга да җавап бирә.

1 декабрь көнне тамашада керәшен татарлары десанты Марина Карпова, Алинә Давыдова һәм Вадим Захаров, җырлы гаилә дуэты Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйлфанова, яңа гаилә дуэты Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллина, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов, җырчы Лилия Гыйматдинова, “Голос. Дети” проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, оригиналь дуэт Ләйсән Мәхмүтова - Винарис Ильегет, җәйнең төп хитын башкарган Лейна, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, үзенчәлекле ВИА “Хитобои” группасы катнашачак.

Концертның махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.

“Казан кичләре” интерактив күңел ачу тамашасы 1 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Филармония концертлар залында узачак. Яшь чикләве - 6+ 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10