ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театрында Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре үтәчәк

31 октябрь 2019, 10:51

Тамашачылар игътибарына 3 спектакль тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). 5, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре үтәчәк. Бу хакта Туймазы театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Тамашачылар игътибарына 3 спектакль тәкъдим ителәчәк: 

5 ноябрьдә - Х.Ибраһимов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Җизнәкәй” музыкаль комедиясе; 
Спектакльнең режиссеры - Илнур Муллабаев.

6 ноябрьдә - Т.Миңнуллинның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе; 
Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның атказанган артисты, Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.

7 ноябрьдә - Ә.Атнабаевның “Игезәкләр” комедиясе; 
Спектакльнең режиссеры - Илнур Муллабаев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10