ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бөгелмә тикшерү изоляторында мөхтәсиб Ислам нигезләре турында лекция укыды

31 октябрь 2019, 10:17 , Фото: dumrt.ru

Бөгелмә тикшерү изоляторында мөхтәсиб Ислам нигезләре турында лекция укыды Тикшерү изоляторындагы яшүсмерләр белән аерым очрашу үткәрелде һәм әхлак темасына әңгәмә корылды.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Үзара килешү һәм дуслашу көне алдыннан, шулай ук динара диалог атнасы кысаларында Бөгелмә шәһәрендә урнашкан 3нче тикшерү изоляторында дин әһелләре ислам һәм православие нигезләре турында лекция үткәрде.

Чарада учреждениенең хуҗалык хезмәте күрсәтү отрядының хөкем ителгән затлары катнашты. Алар алдында Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов һәм Бөгелмә шәһәренең Казан соборы клиригы протоирей Павел чыгыш ясады, тоткыннарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Рухи әңгәмә үткәрүдән тыш, дин әһелләре Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән килешү буенча, учреждениегә дини әдәбият, шул исәптән дога кылу һәм гыйбадәт башкаруга өйрәтә торган китаплар да алып керде. Тикшерү изоляторындагы яшүсмерләр белән аерым очрашу үткәрелде һәм әхлак темасына әңгәмә корылды.

Мондый очрашулар милләтара һәм конфессияара низагларны булдырмау, экстремизм күренешләрен кисәтү, рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, республиканың барлык төзәтү учреждениеләрендә үткәрелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10