ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дмитрий Медведев Росимущество башлыгы урынбасарын вазифасыннан азат итте

31 октябрь 2019, 09:19

Елена Паткина 2006-2013 елларда Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан буенча Территориаль идарәсен җитәкләде.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үз боерыгы белән Казанда туып үскән Елена Паткинаны Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык (Росимущество) җитәкчесе урынбасары вазифасыннан азат итте. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

«Елена Паткинаны үзенең үтенече белән Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифасыннан азат итәргә», - диелә документта.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10