ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бөгелмәдә пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту турында фикер алыштылар

31 октябрь 2019, 05:37 , Фото: bugulma-tat.ru

Бөгелмәдә пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту турында фикер алыштылар Укытулар ремонт-төзелеш, көнкүреш, автотранспорт хезмәтләре күрсәтү, җәмәгать туклануын һәм халыкның ялын оештыру һәм башкалар буенча үткәреләчәк.

(Бөгелмә, 31 октябрь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). “Демография” илкүләм проекты кысаларында, 2019 елдан башлап Татарстанда федераль һәм республика бюджеты хисабына пенсия алды яшендәге гражданнарга кыска сроклы һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Август-сентябрь айларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эш бирүчеләрнең максатчан категорияле хезмәткәрләрне укытуга булган ихтыяҗларына мониторинг үткәрелгән.

Хәзерге вакытта халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан әлеге чарада катнашырга предприятие һәм оешмаларны җәлеп итү эше дәвам итә.

Укытулар ремонт-төзелеш, көнкүреш, автотранспорт хезмәтләре күрсәтү, җәмәгать туклануын һәм халыкның ялын оештыру һәм башкалар буенча үткәреләчәк. Төп басым квалификацияле кадрлар әзерләүгә ясалачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 15 кеше катнашуында шәһәрнең уку йортлары һәм оешма вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10