ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Түбән Камада муниципаль театр фестивале узачак

31 октябрь 2019, 08:35 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада муниципаль театр фестивале узачак Чарада иң яхшы иҗат берләшмәләре бүләкләнәчәк.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). 3 ноябрьдә Түбән Камада беренче муниципаль театр фестивале узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сәхнәдә үзешчән һәм халык театр коллективлары, шәһәр һәм районның аерым башкаручылары чыгыш ясаячак. Барлык номерлар да бердәм нигезләмәгә бәйле булачак. Түбән Каманың иң яхшы иҗат берләшмәләре бүләкләнәчәк.

Фестиваль 15:00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10