ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Васил Шәйхразиев Новосибирск Татар үзәгендә төзекләндерү эшләре белән танышты

31 октябрь 2019, 03:40 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев Новосибирск Татар үзәгендә төзекләндерү эшләре белән танышты Бу бина татар оешмасына быел бушлай бирелде.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле визит белән Новосибирск шәһәренә килде. Сәфәрен ул биредә урнашкан өлкә Татар үзәгендә башкарылучы эшләр белән танышудан башлады. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" сайтында хәбәр ителә.

Милли шура рәисен Новосибирск Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев озатып йөрде.

Исегезгә төшерәбез, үзәктә хәзерге вакытта ремонт эшләре алып барыла. 2020 нче елда үзәк үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк һәм юбилейны яңартылган бинада каршы алырга җыеналар.

Бу элеккеге балалар бакчасы урнашкан бина. Ул татар оешмасына быел бушлай бирелде. Гомуми мәйданы 800 кв.м. Икенче катында концерт залы, сәнгать студиясе урын алачак. Төзекләндерү эшләрен башкарырга Татарстан ярдәм итә. Аның барышын Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев контрольдә тота.

Милләттәшләребезне биналы итү мәсьәләсе Новосибирскида федераль Сабан туен үткәрергә әзерләнгәндә хәл ителде. Мондый бүләк өчен алар Татарстан Президентына рәхмәтле. Хәзерге вакытта өлкәдә 30 меңнән артык татар яши.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10