ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Менделеевск балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр татарча бәйгедә катнашты

31 октябрь 2019, 00:48 , Фото: mendeleevskyi.ru

Менделеевск балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләр татарча бәйгедә катнашты иңүчеләргә Мәгариф идарәсенең дипломнары һәм “Әкият” коллективыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Менделеевск, 31 октябрь, "Татар-информ",  "Менделеевск яңалыклары" ). “Әкият” икенче балалар бакчасында татар теле туган тел булмаган педагоглар арасында “Мин татарча сөйләшәм-2019” һөнәри осталык район конкурсы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чарада 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән төрле милләт тәрбиячеләре катнашты. Балалар бакчасы мөдире Галина Легошина җыелучыларны сәламләде, аларга лаеклы җиңүләр теләде һәм “Әкият”дә татар телен өйрәнүгә зур игътибар бирелүен һәм дүртенче ел рәттән шундый конкурс узуын әйтте.

Конкурс ике этаптан узды. Читтән торып катнашучылар иҗади эш әзерләде. Икенче этапта "визит карточкасы", "тәрҗемә ит" (русчадан татарчага), "мин сине кызыклы уенга өйрәтермен" һәм "иҗади чыгыш" сынаулары каралган иде . Катнашучылар татар телендә теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтте, тәҗрибә уртаклашты.

Балалар бакчасы мөдиренең мәктәпкәчә тәрбия идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвера Минигулова җитәкчелегендәге жюри фикеренчә, беренче урынны Светлана Байкова ("Рябинушка"), икенче Любовь Филиппова ("Крепыш"), өченче урынны Елена Пушкина ("Алтын балык") һәм Марина Герега ("Балачак планетасы") алды.

Җиңүчеләргә Мәгариф идарәсенең дипломнары һәм “Әкият” коллективыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10