ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Хозур ТВ»да «Хакыйкать биредә» дип исемләнгән дәгъват проекты башланды

30 октябрь 2019, 19:52

Мөселман телеканалында Ислам турында 30 секундлык промо-видеороликлар сериясен күрсәтә башладылар.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). «Хозур ТВ» мөселман телеканалында һәм Islam-Today.ru порталында рус телендә «Хакыйкать биредә» («Истина здесь») дип исемләнгән яңа дәгъват проекты – Ислам турында 30 секундлык промо-видеороликлар сериясе башланды. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Изге Коръән аятьләре, хәдисләр һәм гыйбарәләр Аллаһны ярату һәм иман турында сөйли, Рабббызның хак юлында Пәйгамбәребез Сөннәтләрен үтәп яшәргә, мәрхәмәтле булырга һәм иманны ныгытырга чакыра. Һәр шундый ролик – илһам һәм рухи көч чыганагы. Роликларны «Хозур ТВ» телеканалында, социаль челтәрләрдә, шулай ук «Хозур ТВ»ның YouTube-каналында карарга мөмкин.

  • «Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы, «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.
  • «Хозур ТВ» Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Бер ел эшләү дәверендә «Хозур ТВ» тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: «Таттелеком», «Уфа-нет», «Телеком-сервис» операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була.
  • Бүген «Хозур ТВ»ның youtube-каналына теркәлүчеләр саны 690 меңгә якын. «Хозур ТВ» контентында гомуми «караулар» 120 миллионнан артты.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10