ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Улым минем белән сөйләшми - "Сөембикә"

30 октябрь 2019, 20:38

Улымның миңа ни өчендер бик каты үпкәләгәнен күңелем белән сизеп торам, ди 61 яшьлек ана.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", "Сөембикә", Раилә Хаялиева). ...Миңа 61 яшь, ә улыма кичә генә әле 30 тулды. Икенче кат кияүдә мин. Улым үги әтисе белән үсте. Улым өйләнгәнгә инде сигез ел булды. Кызларына тиздән 2 яшь тула. Янәшә яшибез, мин 84 нче йортта, алар, әнә, 82 нчедә. Шунысы кыен... аралашмыйбыз без... берәр еллап бардыр инде. Улымның миңа ни өчендер бик каты үпкәләгәнен күңелем белән сизеп торам. Әмма ни өчен аралашмый башлаганыбызны, нигә миңа хәтере калганны киленем аша кат-кат сорашып карасам да, сорауларыма җавап ишетә алганым булмады. Белмим...

Ул үзе кечкенәдән, иптәшләренә караганда, көчсезрәк булды. Күп аралашмады. Ләкин без икәү һәрчак дус идек, кичләрен сөйләшеп утырырга яраттык. Улыма әти дә, әни дә булырга туры килде. Чөнки үги әтиебез бик йомшак холыклы безнең. Бервакыт сүз күтәреп әйткәч, малаем аның авызын тиз япты: «Син минем әти түгел, кысылма!» Шул вакыйгадан соң дәшми ирем. Безнең арага кысылмаска тырыша. Ю-у-у-ук, мин үземне дә әллә ни идеаль әни димим, төрле чак булгандыр инде.

Менә... инде улым белән сөйләшмәгәч, бигрәк кыен. Барысы да шул бер гозерем аркасында башланды. Компьютерымны җайлап бирергә сораган идем мин анардан. Беренче генә тапкыр түгел, нишләптер еш ватыла ул минем. Менә шул гозеремне әйткәч, улым торды да балаларын ияртеп чыгып китте. Шалтыратсам, салкын сөйләшә, дәшми торсам – аралар тагын да салкынаер сыман. Командировкага китсә, әйтми йөри, кайтканын да белми калам.

Хәлемне белергә килсә дә, бик тиз чыгып китү ягын карый, телефонына көн дә шалтыратам... «Белмим, белмим... Булмаган проблемаларыңны бар итеп, малаеңны еш борчыйсың, шуңа сөйләшми башлады ул», – ди күршем. Ничек инде, үземнеке бит ул, күпне сорасам да... Үзем әниемне соңгы юлга озатканчы авырсынмый карадым, игелекле бала булырга тырыштым. Нишләп үзем картлыкта мондый көнгә калдым...Аңламыйм...

Көзге парктагы утыргычка биш минут ял итеп алырга гына утырган идем. Минем янымда утырган зәңгәр яулыклы ханым менә шул тарихын сөйли дә сөйли. Торып китәргә дә уңайсыз, киңәш тә бирә алмыйм. Бу ханымныкы белән чагыштырганда, тормыш тәҗрибәм шактый аз әле минем. Улыгызга мөстәйкыль кеше итеп карагыз, артыгын кайгыртырга ул бит кечкенә бала түгел, дип әйтеп карыйсым килә дә инде.. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10