ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән татарларының “Дуслык” ансамбле оешуга ун ел тулды

30 октябрь 2019, 19:43

Ямбай мәдәният йортында Фәрит Әскәров җитәкләгән “Дуслык” җыр ансамбленең юбилее бәйрәм иткәннәр.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 25 октябрь көнне Төмән өлкәсенең Ямбай мәдәният йортында Фәрит Әскәров җитәкләгән “Дуслык” җыр ансамбленең 10 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Кичәне мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова алып барды. Ул килгән кунакларны ансамбльнең бер дистә еллык тарихы белән таныштырды.

Юбилей белән котлап Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, өлкә себер татарлары автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, аның башкарма директоры Фәрхәт Шамурадов, Төмән шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Динар Абукин чыгыш ясады, ансамбль җитәкчесе һәм җырчыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Тәбрикләү сүзләренә иҗатташ дуслары – Гөлшат һәм Җәгъфәр Касыймовлар, “Әхтәмүшки” (җитәкчесе Ә.Назыров) халык җыр, ”Манцыл”, “Талымхан” (И.Рамазанова) фольклор ансамбльләре чыгыш ясаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10