ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Белем җәүһәрләре”ндә катнашкан һәм соңрак югалган сайтлар 4 процент тәшкил итә

30 октябрь 2019, 16:17

"Домен өчен вакытында түләмисең икән, аны икенче кеше сатып алырга мөмкин", - дип искәртте Раил Гатауллин.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесендә катнашып, соңрак юкка чыккан сайтлар барлык татар сайтларының 4-5 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин хәбәр итте.

“Бу чагыштырмача күп түгел. Хәзерге вакытта кешеләр сайт ясый икән, аның доменын, сервер алырга кирәк. Домен өчен вакытында түләмисең икән, аны икенче кеше сатып алырга мөмкин. Бу адреста бөтенләй башка сайт урнашкан булырга мөмкин”, - дип кисәтте Раил Гатауллин.

Аның сүзләренә караганда, бәйге үткәрелгән ун ел дәвамында беренче урын алучыларның берсе генә югалган, ялгышып, вакытында түли алмый калганнар.

Раил Гатауллин бәйгедә катнашырга теләк белдереп язылган гаризаларда күрсәтелгән сайтларның күбесе белән таныш булуын әйтте. “Айга бер тапкыр булса да, татар сайтларының һәрберсенә кереп чыгам. Сайтлар буенча шәхсән рейтингым да оеша. Конкурска гариза килә икән, мин инде ул сайтларның 90-95 процентын беләм”, - диде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кайчан узачагы төгәл 1 ноябрь көнне билгеле булачак. Раил Гатауллин 2010 елда беренче урыннарга 17 китап бүләк иткәннәрен искә алды. Китап нәшриятларыннан ярдәм булганын искәртте. “Әкренләп IT бүләкләргә күчә башладык. Гади флешкалардан алып ноутбукларга кадәр бүләк итә башладык. Электрон китаплар бүләк иткәнебез бар”, - диде.

Раил Гатауллин дәүләттән, иганәчеләрдән ярдәмгә ихтыяҗ булуын да билгеләп узды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10