ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Раил Гатауллин: Сайт ясагансыз икән, мәгълүматны тутырып барырга тырышырга кирәк

30 октябрь 2019, 16:12 , Фото: Султан Исхаков

Раил Гатауллин: Сайт ясагансыз икән, мәгълүматны тутырып барырга тырышырга кирәк Ул сайт эчтәлеге яхшы булса да, соңгы вакытта мәгълүмат яңартылмаган булса, балл киметелгәнен әйтте.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сайтларда мәгълүмат яңартылып тормаса, ул сайт онытыла. Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип әйтте.

Ул бәйгедә катнашкан сайтлар арасында бик яхшылары булуын, тик аларның түбәнрәк бәяләнүен әйтте.

“2015-2016 елда ясалган алар, эчтәлеге дә яхшы, әмма соңгы ике-өч елда яңа мәгълүмат урнаштырылмаган диярлек. Бу сайтларга балларны киметтек, чөнки соңгы вакытта динамика юк. Нинди яхшы сайт, ник призлы урын түгел икән дип гаҗәпләнсәгез, анда соңгы вакытта яңалыклар бармы-юкмы икәнен карагыз”, - диде Раил Гатауллин.

Аның сүзләренчә, әгәр сайтка материал өстәлеп торса, аның дәрәҗәсе үсә, кеше ешрак карый. Ул сайтларның популярлыгын шәхес белән чагыштырды.

“Менә дигән язучы булырга мөмкин, ләкин гел әсәрләре турында сөйләп тормасак, ул шәхес онытылырга мөмкин, сайтлар белән дә шул ук. Сайт ясагансыз икән, киләчәккә стратегия белән ясарга һәм мәгълүматны тутырып барырга тырышырга кирәк”, - дип киңәш бирде бәйгене оештыручы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10