ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин Страсбургта Татарстан тәҗрибәсен Европада тарату турында әйтте

30 октябрь 2019, 16:03

Парламент башлыгы Страсбургта Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы утырышында чыгыш ясады.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тупланган тәҗрибәләрне Европа дәүләтләренең аерым территорияләрендә таратырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы утырышында әйтте. Республика парламентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Конгресс төбәкләре палатасы утырышының төп темаларының берсе төбәкләрнең тотрыклы үсеше проблематикасы булды. «Стратегик планлаштыру регионнарның тотрыклы үсешенә ярдәм итә», - диде Татарстан парламенты башлыгы.

Мөхәммәтшин фикеренчә, «Регионнарның тотрыклы үсеше - ул, беренче чиратта, кеше капиталын ныгыту, гражданнарның һәм иҗтимагый институтларның мөһим карарлар кабул итүгә җәлеп ителүе». Ул Россиянең беренче төбәкләренең берсе стратегик планлаштыруда программа алымын кулланган Татарстанны мисал итеп китерде.

«2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе безнең киләчәкне көндәшлеккә сәләтле республика буларак күзаллавын билгеләде, безнең гамәлләрнең юнәлешләрен билгеләде. Федераль дәрәҗәдә ул иң яхшы төбәк практикасы дип танылды, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул Стратегия-2030ны гамәлгә ашыруның мөһим шартларының берсе халыкара контекст, дип өстәде. «Татарстан әлеге бурычларны сәүдә-икътисади, парламентара, мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү аша хәл итә. Стратегик максатка ирешү - югары көндәшлеккә сәләтлелек - бездән үсеш алган икътисадлар белән, беренче чиратта, Европа белән мөнәсәбәтләрне ныгытуны таләп итә, дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Төбәкләр палатасы утырышы Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 37нче сессиясе кысаларында узды. Фәрит Мөхәммәтшин форум мәйданчыкларында хезмәттәшләре белән берничә очрашу уздырырга ниятли. Татарстанның Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы әгъзалары булган дәүләтләр партнерлары белән төбәк диалогын алга таба үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышырга планлаштыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10