ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чаллыда үзмәшгульләр арасында билетлар, сертификатлар һәм ноутбук уйнатыла

30 октябрь 2019, 16:35

Автошәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасы стимуллаштыручы акция үткәрәчәк.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы «Чаллы үзмәшгульчесе» акциясен уздыра. 2020 елның гыйнварыннан үзмәшгульләр кече һәм урта бизнес субъектлары кебек үк ярдәм формаларыннан файдалана алачак - «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертелә башлаячак.

«Безнең бурыч - бу мәгълүматны үзмәшгульләргә җиткерү һәм шуның белән алар эшчәнлеге үсешенә ярдәм итү», – диде Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы советы рәисе урынбасары Венера Иванова. Шул ук вакытта ул, тагын бер максат булып, үзмәшгульләргә легаль булмаган бизнес алып барган өчен штрафларны йөз тапкыр диярлек арттыру күздә тотылуын искәртү тора, дип өстәде.

Катнашучы булу өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан 15 декабренә кадәр үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән булу яки акция партнерлары хезмәт күрсәтүләреннән файдалану (консультацияләр алырга) мөһим. Гаризаны 1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр электрон формада бирергә кирәк. Гариза җибәргәннән соң, катнашучы, үзенчәлекле номер белән электрон почта аша мөрәҗәгать алачак.

Барлык катнашучыларның мәгълүматларын Федераль салым хезмәте порталында тикшерәчәкләр. Әгәр катнашучы үзмәшгуль булмаса, «тираж комиссиясе нәтиҗәне юкка чыгара һәм яңа уен үткәрә», - дип билгеләп үтә чараны оештыручылар.

Акциянең төп призы - ноутбук. Моннан тыш, концертларга, Яңа ел бәйрәмнәренә, театрларга һәм дельфинарийларга чакыру билетлары, косметик һәм башка процедураларга сертификатлар, шулай ук ташламалы карталар да уйнатылачак.

Җиңүчеләрне очраклы саннар генераторы билгеләячәк. Ярышлар 16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Автошәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак. Өстәмә сорауларны 57-38-12 телефоны һәм tpp.info@mail.ru электрон почта аша бирергә мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10