ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Раил Гатауллин: “Татар-информ”ның быел Гран-при алу ихтималы бар

30 октябрь 2019, 14:37 , Фото: Султан Исхаков

Раил Гатауллин: “Татар-информ”ның быел Гран-при алу ихтималы бар “Татар-информ” 2016 елда .tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект номинациясендә беренче урынны алган иде.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының быел X дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә Гран-при алу ихтималы бар. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин әйтте.

“Әгәр сайт беренче урын ала һәм өч ел дәвамында ныгый, кулланучылар саны, сыйфаты арта, дизайны яхшыра икән, яңадан чакырып, Гран-при тапшырабыз. Өч ел элек бәйгедә алты-җиде беренче урын алучы бар иде. “Татар-информ” да шулар арасында иде. “Татар-информ”ның быел Гран-при алу ихтималы бар. Җиңүчеләрне без тантана вакытында гына әйтәчәкбез”, - диде Раил Гатауллин.

Ул “Татар-информ”ның .tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект номинациясендә җиңү яулаганын искәртте.

Быел “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең юбилей елы. Раил Гатауллин ун ел дәвамында конкурсның зур үзгәрешләр кичергәнен әйтте. “2010 елда 20-30 сайт кына катнашкан иде. Җиңүчеләрне 2нче татар гимназиясендә бүләкләгән идек. Соңгы ике елда йөзләгән проект катнаша. Быел 120дән артык гариза килде. Дөньякүләм бәйге булгач, дәрәҗәсен сакларга тырышабыз. Әгәр сайт татар телендә яисә татар телендә файдалы контенты булган берничә телдә эшләп килә икән, сайтны конкурста катнаштырабыз”, - диде.

Быел бәйгедә барлыгы ун номинация. Яңа өстәлгәннәрдән “Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче” һәм “Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта” дигәннәрен әйтеп узарга кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10