ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Уфада Башкортстанның халык артисты Рамазан Янбеков вафат булды

30 октябрь 2019, 14:34 , Фото: bashinform.ru

Уфада Башкортстанның халык артисты Рамазан Янбеков вафат булды Мәрхүм белән хушлашу 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Башкорт дәүләт филармониясендә узачак.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Уфада 86нчы яшендә Башкортстанның халык артисты, башкорт халык һәм эстрада җырларын оста башкаручыларның берсе Рамазан Янбеков вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

  • Янбеков Рамазан Фәтхулла улы 1934 елның 15 мартында Башкорт АССРның Баймак районы Баеш авылында туа. 1957-1959 елларда радиотапшырулар һәм телевидение комитеты хорының солисты була. 1961 елда Башкорт дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый һәм шул ук елны Уфа музыка-педагогика училищесы укытучысы була.
  • 30 елдан артык, 1963-1994 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә солист — вокалист булып эшли, концерт бригадасын җитәкли.

Башкорт озын җырларын зур осталык белән башкарды һәм узенчәлекле бай һәм йомшак тембрлы матур тавышка ия булды. Гастрольләр белән бөтен Советлар Союзы буйлап йөрде.

Мәрхүм белән хушлашу 1 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Башкорт дәүләт филармониясендә узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10