ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фәйзрахманов Чаллы татар драма театры директоры вазифасыннан китә

30 октябрь 2019, 15:07

«Мин хәзер ай ярымга ялда, аннары эштән китәм», - дип аңлатты Фәйзрахманов.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Рашат Фәйзрахманов Чаллы татар драма театры директоры вазифасыннан китә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына театр эшлеклесе үзе хәбәр итте.

«Мин хәзер ай ярымга ялда, аннары эштән китәм», - дип аңлатты Фәйзрахманов.

Агентлык әңгәмәдәше алга таба эшкә урнашу турында ялдан соң фикер алышырга планлаштыра.

  • Рашат Фәйзрахманов Автошәһәрдә 12 ел дәвамында татар драма театрының алыштыргысыз җитәкчесе булды.
  • Моңа кадәр кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында июль аенда Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең театрда тентүләр үткәрүе турындагы мәгълүмат пәйда булган иде. Тентү үткәрүгә сәбәп булып, прокуратурага аноним мөрәҗәгать тора. Тагын бер фараз итеп, финанс өлкәсендә хокук бозулар булуы хакында әйтелә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10