ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан эшлекле туризм өчен Британия рейтингында беренче урынны алды

30 октябрь 2019, 14:02 , Фото: архив/Александр Эшкинин, пресс-служба Госкомитета РТ по туризму

Татарстан эшлекле туризм өчен Британия рейтингында беренче урынны алды
Британиянең Buying Business Travel басмасы халыкара премиясе 25 ел рәттән Лондонда һәм 2016 елдан Мәскәүдә тапшырыла.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан, Россия һәм якын чит илләрдә эшлекле туризм өчен иң яхшы урын буларак, BBT Awards Russia & CIS халыкара премиясе җиңүчесе булды. Республика рейтингта традицион җәлеп итү урыннары булган Вильнюс, Иркутск һәм Байкал, Калининград өлкәсен узып китте. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«BBT Awards Russia & CIS - MICE премиясенә дәгъва кылучыларны төп ун һәм ике махсус номинация буенча бәяләделәр. Тармак лидерларын иң абруйлы корпоратив сатып алучылар рәтендә булган профессиональ жюри билгеләде», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Британиянең Buying Business Travel басмасы халыкара премиясе 25 ел рәттән Лондонда һәм 2016 елдан алып Мәскәүдә тапшырыла. Россиядә һәм дөньяда беренче тапкыр премия MICE сегментында аерым тапшырылды, ул Россиядә һәм БДБда эшлекле туризм динамикасын чагылдыра.

Шорт-листка 2018 елның 1 июненнән 2019 елның 31 маена кадәр Россиядә һәм БДБда MICE-тармак үсешенә зур өлеш керткән, эшлекле чараларны оештыруны гадиләштерүгә һәм аларга чыгымнарны оптимальләштерүгә ярдәм иткән яңалыклар һәм инновацияләрне гамәлгә ашырган Россия һәм чит ил компанияләре керде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10