ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять, Дин

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 1 тонна бәрәңге таратты

30 октябрь 2019, 12:24 , Фото: dumrt.ru

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 1 тонна бәрәңге таратты Татарстанлыларның әлеге социаль акциядә актив катнашуы нәтиҗәсендә быел барлыгы 1109,5 тонна күләмендә яшелчә җыелды.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда халыкның мохтаҗ категорияләре арасында гошер сәдакасын тарату эше дәвам итә. Социаль башлангыч кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды аз керемлеләргә 1 тоннадан артык бәрәңге өләште. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Шул күләмдә яшелчә сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче, күп балалы гаиләләргә, ялгыз әниләргә тапшырылды, шулай ук социаль учреждениеләргә – Н.А.Галләмов исемендәге гомумбелем бирү махсус республика мәктәбенә, «Казан әниләре» хәйрия иҗтимагый оешмасына, «Без бергә» автономияле коммерцияле булмаган оешма онкопациентларына, шулай ук «Альпари» хәйрия фондына юнәлтелде.

Исегезгә төшерәбез: татарстанлыларның әлеге социаль акциядә актив катнашуы нәтиҗәсендә быел барлыгы 1109,5 тонна күләмендә яшелчә җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында, узган елдагы кебек үк, Балтач (140 т), Балык Бистәсе (136 т), Теләче (92 т) лидер булды. Шунысы игътибарга лаек, 2018 елда бу районнарда 60, 32 һәм 50 тонна яшелчә җыеп алынды. Шулай ук Чирмешән (82 т), Буа (60 т), Әтнә (50 т), Арча (50 т), Саба (47 т) мөселманнары активлык күрсәтте.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10