ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия халкы лаеклы картлык өчен пенсиянең уртача күләмен атады

30 октябрь 2019, 11:15

Быел эшләмәүче пенсионерның картлык буенча уртача пенсиясе 15,4 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Россиялеләр фикеренчә, лаеклы картлык өчен пенсиянең уртача күләме 40 мең сум булырга тиеш. Бу хакта, Superjob порталынына нигезләнеп, ТАСС хәбәр итә.

«Superjob мәгълүматлары буенча, картлыкта лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итә торган пенсиянең уртача күләме 40 мең сум булырга тиеш», - диелә хәбәрдә.

Ир-атлар ихтыяҗы хатын-кызлар ихтыяҗыннан артып китә - 42,1 мең сум һәм 37,5 мең сум. 

Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, быел эшләмәүче пенсионерның картлык буенча уртача пенсиясе 15,4 мең сум тәшкил итә.

Сораштыру 2019 елның 24 сентябреннән 2 октябренә кадәр 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең респондент арасында үткәрелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10