ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда биш катлы йорт подъездында балалар коляскалары янган

30 октябрь 2019, 10:22 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казанда биш катлы йорт подъездында балалар коляскалары янган Янгын Кызыл Позиция урамындагы 11нче йортта булган.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Казанда биш катлы йорт подъездында балалар коляскалары януын видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклашты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә кичә кич белән Кызыл Позиция урамындагы биш катлы 11нче йортның подъезд тамбурында ике бала коляскасы янганлыгын хәбәр итте.

Янгын мәйданы ике квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Белгечләр янгын сәбәбен ачыклый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10