ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Алсу Сафина кызы белән Мәскәүдә хәйрия концертында катнаша

30 октябрь 2019, 10:41 , Фото: архив/Владимир Васильев

Алсу Сафина кызы белән Мәскәүдә хәйрия концертында катнаша 12 ноябрьдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүнең «Новая Опера» театрында «Фоат Мансуров истәлегенә» хәйрия концерты үткәрә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 12 ноябрьдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүнең «Новая Опера» театрында Фоат Мансуров истәлегенә хәйрия концерты үткәрә. Анда кызы белән Алсу Сафина катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта Алсу Абрамова кызы Микелла белән катнашачак. Концерт танылган дирижер, Россиянең, Казахстанның, Татарстанның халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Мансуров истәлегенә багышлана.

Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова һәм аның гаиләсе Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды белән күп еллар хезмәттәшлек итә. Казанда җырчы фондка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырды, балалар хосписында булды, анда авыручы балалар һәм аларның әти-әниләре белән аралашты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10