ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Әби йөри клубка, ни эшләргә оныкка? - "Ватаным Татарстан" газетасы

30 октябрь 2019, 07:48

Авыл клубы дигәч, күпләрнең күз алдына бильярдлы, китапханәле, дискәтүкле бер бина килгәндер. Совет чорында авылның кичке тормышы шунда кайнаган.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Авыл клубы. Шулай дигәч, күпләрнең күз алдына бильярдлы, китапханәле, дискәтүкле бер бина килгәндер. Совет чорында авылның кичке тормышы нәкъ менә шунда кайнаган, анда яңа парлар барлыкка килгән, кызыл туйлар, бәйрәмнәр узган. Хәзер клубларга нинди эшләр йөкләнә? Кызганыч, бүген тормыш күбрәк интернет киңлекләрендә кайный. Яшьләр шунда аралаша, кино карый, музыка тыңлый. Мондый шартларда клубларга ни кала?

Яңа шартларга җайлашырга, кайнарга, мәдәниятне яңа талантларга баетырга! Мәдәният министры Ирада Әюпова әнә шулай ди:
– Мәдәният йортларының эшчәнлеге буенча сораулар бик күп. Яңа клублар салдык, анда тормыш кайныймы соң? Клубны ниндидер чаралар үткәрү урынына гына әйләндереп калдырырга кирәкми, анда балалар белән эш алып барылсын, ул күңел ачу урыны да, мәктәп тә, фикер алышу кыры да булсын. Таләпләр зур, ләкин бергәләшеп без моны булдырачакбыз. Профессиональ мәдәниятнең киләчәге – сезнең, җир кешеләренең кулында. Сез – мәдәниятне туендыручылар.

Нәкъ менә шуның өчен министрлыкта “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” бәйгесе барлыкка килгән. Анда район үзәкләрендәге мәдәният сарайлары түгел, авыл җирлеге мәдәният оешмалары катнашкан. Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең бүлек җитәкчесе Рита Дедюлева әйтүенчә, анда махсус дүрт номинация каралган:
– Кечкенә авыл клубы мең кешелек авыл мәдәният йорты белән ярыша алмый. Нәтиҗәдә, “200 кеше яшәгән иң яхшы авыл клубы”, “200дән 300гә кадәр кеше яшәгән авыл клубы”, “Халкы 500гә якын булган авыл клубы”, “500дән артык кеше яшәгән авыл клубы” дигән номинацияләр барлыкка килде. Клубларда төп проблема – матди базаның тотрыксызлыгы. Әлеге бәйге аны бермә-бер ныгытыр дип ышанам. Беренче урын алган клуб 500 мең сум акча ота, бу кечкенә сумма түгел. Кайбер җирләрдә кадрлар кытлыгы бар. Хәзер инде бу яктан да эш башланды, кайбер мөдирләр читтән торып укырга керде.

Бәйрәм фикер алышу рухында барды. “Сезнең хакта бик аз сөйләнә, сезнең һәрберегез хөрмәткә лаек”,– диде, залга мөрәҗәгать итеп, мәдәният министры:
– Професссиональ сәнгать ул зур диңгез кебек. Аңа туклану өчен кечкенә елгаларның коюы кирәк. Фольклор – әнә шул чишмә, елгалар инде ул. Әгәр аларның суы саекса, пычранса, андый милләтнең киләчәге була алмый. Ә бит берничә йөз елдан соң безне нәкъ менә мәдәният аша бәяләячәкләр. Саклый алдыкмы, киләчәккә тапшырдыкмы – менә нәрсәдә хикмәт.
Сүз уңаеннан, бәйгегә 1762 гариза кабул ителгән. Шуларның 1046сы – мәдәният йортлары, берничә йөзе – авыл клублары. Финалга 35 мәдәният йорты чыккан, шуның 12се дүрт номинациядә 1 – 3 нче урыннарга лаек булды. Моннан тыш, махсус номинацияләр дә булдырылган. Менделеев районының Актазики авылы клубы җитәкчесе Маргарита Григорьева “Традицияләрне саклаучы” дигән махсус дипломга ия булды:
– Без – мари авылы, минем максат – мари телен саклап калу. Авылга урыслашу янамый әле, балалар да чиста мари телендә аралаша. Клубка олысы да, кечесе дә йөри. Әбиләр ял итәргә килә, үзләре белән оныкларын ала, оныклары әти-әнисенә кайтып сөйли.
Яңа Чишмә районындагы Чертуш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина “Авылдашлар мәхәббәте” дигән махсус дипломга ия булды. Элек укытучы булып эшләгән бу ханым мәдәниятне тарих белән бергә бәйләп алып бара. Быел алар туганнар каберлегенең 100 еллыгын билгеләп үткәннәр. “Моннан 100 ел элек авылга мадьярлар бәреп керә һәм 37 кешене атып үтерә. Без шәһит киткәннәрнең һәрберсенең шәхесен ачыклый алдык”, – диде ул.
Арчаның Кышкар авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Шәфигуллина әйтүенчә, һәр авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре дә бар.
– Элегрәк, авылның энергиясе ташып торган елларда, авылда яшьләр күп чакларда эшләү уңайлырак иде. Хәзер дә бирешмибез, бөтен чараларга балаларны да, яшьләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз. Халык театрыбыз, “Зәбәрҗәт” фольклор коллективы бар. Балалар аз, шунысы гына борчый. Район үзәгенә күчеп киткән яшьләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз. Читтә яшәгән авылдашларны да барлап торабыз. Атаклы кияүләребез бар, хәтта Кышкар кияүләре ярышын да оештырдык.
Иң яхшы авыл клубы кайдамы? Балтач районының – Иске Көшкәт, Сарман районының – Ләке, Теләче районының Иске Җөри авылларында. “Иң-иң” булыр өчен, бу авылларның халкына ел дәвамында клубта яшәргә туры килгән. Теләче районы Иске Җөри авылы клубы мөдире Равил Насыйбуллин әнә шулай ди:
– Авылның яше-карты бер ел буе клубта яшәде. Бу һич кенә дә арттыру түгел. Безнең авылда яшьләр бар әле. Биючеләребез генә дә 42 кеше. Мин моның белән горурланам.
Шунысы кызык: Равил Насыйбуллин элек полиция хезмәткәре булып эшләгән. Мәдәният барыбер күңелгә якынрак, без бит кечкенәдән җырлап, биеп үстек ди, мөдир. Клубта иң зур проблема нинди, дигәч, ул: “Штатта мин берүзем. Үзем куям, үзем бәялим. Зуррак клубларга ике берәмлек штат булсын иде”, – дип җавап бирде.
Туй үпкәсез булмый. Монда да үпкәләп калучылар булмас түгел, булыр. Мәдәният министры әнә шулай диде һәм: “Министрлык фикер алышуга, хаталарны төзәтүгә ачык”, – дип белдерде. Авыл кешесенә күп кирәкми. Бер җылы сүздән дә күңеле була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10