ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районы үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея утыртылачак

30 октябрь 2019, 09:07 , Фото: архив

Әлки районы үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея утыртылачак Язын анда каен, нарат, чыршы, миләш үсентеләре утыртырга ниятлиләр.

(Әлки, 30 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Базарлы Матакта ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея пәйда булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район урман хуҗалыгы җитәкчесе-урманчы Илсур Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, республика юбилеена аталган агачлыкны район үзәгенең Афанасьев урамы башына утыртырга җыеналар. Ул бер гектар мәйдан биләячәк.

Аллея булачак урынны көзеннән сукалап калдырып, язын анда каен, нарат, чыршы, миләш үсентеләре утыртырга ниятлиләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10