ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төмәндә “Дуслык” ансамбленең ун еллык юбилеен билгеләп үттеләр

30 октябрь 2019, 01:33 , Фото: yanarish72.ru

Төмәндә “Дуслык” ансамбленең ун еллык юбилеен билгеләп үттеләр Кичәдә “Дуслык” ансамбле җырчылары да үзләренең җыр-моңга сәләтләрен күрсәтте.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 25 октябрьдә Ямбай мәдәният йортында Төмән тамашачылары Фәрит Әскәров җитәкләгән “Дуслык” җыр ансамбленең ун еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.

Кичәне матур итеп мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова алып барды. Ул килгән кунакларны ансамбльнең бер дистә еллык тарихы белән таныштырып, аларның шатлыкларын уртаклашырга килүчеләргә сүз бирде.

Ямьле юбилейлары белән котлап Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, өлкә себер татарлары автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, аның башкарма директоры Фәрхәт Шамурадов, Төмән шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Динар Абукин чыгыш ясап, ансамбль җитәкчесе һәм җырчыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Тәбрикләү сүзләренә иҗатташ дуслары – Гөлшат һәм Җәгъфәр Касыймовлар, “Әхтәмүшки” (җитәкчесе Ә.Назыров) халык җыр ансамбле, ”Манцыл”, “Талымхан” (И.Рамазанова) фольклор ансамбльләре дә кушылып, матур җырлар башкардылар.

Кичәдә “Дуслык” ансамбле җырчылары да үзләренең җыр-моңга сәләтләрен күрсәтте. Һәркемнең чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр, ансамбльгә озын гомер, яңадан-яңа уңышлар теләделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10