ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән шәһәренең сәүдә үзәгендә “Чәкчәк-2019” бәйге-күргәзмә узды

30 октябрь 2019, 07:14 , Фото: yanarish72.ru

Төмән шәһәренең сәүдә үзәгендә “Чәкчәк-2019” бәйге-күргәзмә узды Чәкчәк әзерләүнең заманча ысулы элеккедән бик нык аерыла.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 26 октябрьдә Төмән шәһәренең “Па-На-Ма” сәүдә үзәгендә “Чәкчәк-2019” бәйге-күргәзмәсе үтте. Ул шәһәр татар мәдәният үзәге җитәкчелегендә һәм “Tupperware” оешмасының матди ярдәме белән уздырылды. Бу турыда "Яңарыш"  газетасы хәбәр итә.

Бәйгене Төмән тамашачысына оста җырчы буларак билгеле булган яшь, талантлы егет - Эмиль Йосыпов алып барды. Бәйгедә камыр ризыкларын оста пешерүче биш милләттәшебез - Дамир Айзәтуллов, Руслан Хәсәнов, Аяна Балдина, Илсөяр Галеева, Кәсирә Юмашева үзләренең чәкчәкләрен тәкъдим иттеләр, чәк-чәк пешерү серләре белән дә бүлештеләр. Әлбәттә, хәзерге көндә экспериментлау өчен кирәкле азык-төлек, бизәкләр дә бик күп. Мәсәлән, чәкчәк әзерләүнең заманча ысулы элеккедән бик нык аерыла.

Элек камырны сыек итеп әзерләп, аны кашык белән чанда кайнап торган майга койганнар. Хәзер инде төрле формалардагы камырны бал, куертылган сөт белән бутап, төрле чикләвек, җиләк-җимешләр белән бизиләр. Әлеге күргәзмә-бәйгедә замана үзгәрешләренең нәтиҗәсен, аш-су осталарының фантазиясен, иҗади сәләтләрен күрергә мөмкинлек булды.

Җиңүчеләрне тамашачылар билгеләде. Беренче урынны “Хәят” рестораны продукциясен тәкъдим иткән Аяна Балдина алды. Чара барышында татар мәдәният үзәге артистлары матур җырлар, биюләр башкарып, тамашачыларның кәефләрен күтәрде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10