ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ульяновск шәһәрендә мөселман хатын-кызлар очрашуы узды

30 октябрь 2019, 02:11 , Фото: emet73.ru

Ульяновск шәһәрендә мөселман хатын-кызлар очрашуы узды Өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова Ислам динендә әниләрнең, гомумән, гүзәл затларның роле турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ").  Ульяновск шәhәренең 17 нче санлы милли китапханәсендә "Җәннәт — аналарның аяк астында" дип исемләнгән очрашу узды. Әлеге чара өлкә мөселман хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә оештырылган иде. Бу турыда  "Өмет" газетасы хәбәр итә.

Күркәм очрашуны 55 нче мәктәпнең 4а сыйныф укучысы Мөхәммәт Сафин танылган шагыйрь Роберт Миңнуллинның "Әни кирәк" шигыре белән башлап җибәрде. Аннары Ульяновскиның Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Коръәни-Кәримнән сүрә укыды.

Өлкә мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова Ислам динендә әниләрнең, гомумән, гүзәл затларның роле турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Милләтне, туган телебезне саклау, балаларны иманлы, тәүфыйклы итеп тәрбияләү бурычы аналарга йөкләнгән, диде ул.

Икенче Җәмигъ мәчетендә дин дәресләре алып баручы мөгаллимә Розалия ханым Зиганшина белән мөселман хатын-кызлар союзының абыстайлар бүлеге җитәкчесе Зәкия хаҗия Сафиуллина да шушы фикерне куәтләделәр. Ә мөгаллимә Нурия ханым Татлыева "Пәйгамбәрләрнең әниләре" темасына ачыклык керткәннән соң, Мөслимә хаҗия, Хания ханым Аббазова белән Фәридә ханым Молоткова искиткеч гыйбрәтле мөнәҗәтләрен яңгыраттылар.

Һәркемнең күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган очрашуны милли китапханәнең татар бүлеге хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллина алып барды. Ул әлеге чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән өчен милләт җанлы эшмәкәр – шәhәребезнең "Камилла" ширкате җитәкчесе Халидә Шәйхелислам кызы Садыйковага рәхмәт сүзләрен ирештерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10