ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмара районының Вахит авылында яшәүче трактор ясауга 15 мең сум акча тоткан

30 октябрь 2019, 05:30 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара районының Вахит авылында яшәүче трактор ясауга 15 мең сум акча тоткан Ринат тимерче һөнәренә үзлегеннән өйрәнгән.

(Кукмара, 30 октябрь, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмараның Вахит авылыннан Ринат Габидуллин 26 ел буе тимерче хезмәтенең игелеген күреп яши.  Ул үзенә трактор да ясаган. Трактор якынча 15 мең сумга төшкән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ринат тимерче һөнәренә үзлегеннән өйрәнгән. Янил урта мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Кукмара аграр көллиятендә (ул вакытта Янил училищесы – авт.) тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән. Аны тәмамлап, кулына диплом алгач, икенче көнне үк Новосибирскка армия хезмәтенә җибәрелгән. Ә Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, яшь егет Вахитов исемендәге хуҗалыкта эшли башлаган.

Халык телендә тимерне кызуында сугалар, дисәләр дә, аның кызып өлгергән вакытын эләктереп калырга кирәк, дип сөйләде оста. Тимер кызып җитми икән, үзеңә авырга туры килә, ә артык янып, очкыннар чыга башласа, ул бернигә яраксызга әйләнә.

"Быел язын менә шушы тракторны кордым, - диде оста, капка төбендә торган тимер атына күрсәтеп. – Аның алдына - "Ока", артына "Жигули" машинасының тәгәрмәчләрен урнаштырдым, ә двигателе мотоблокныкы, руле дә "Ока"ныкы. Ул якынча унбиш мең сумга төште", - диде тимерче.

"Тракторга ике төрле прицеп ясадым. Берсе - гади арба, икенчесе төргәкле печән-салам ташый торган итеп көйләнгән. Хуҗалыкта эшләгән өчен бирелгән бер тоннадан артык ашлыкны да үземнең техника белән алып кайттым. Аның белән бөтен эшне дә башкарып була. Алга таба тагылма агрегатлар да ясарга планлаштырам, әлегә каток гына бар. Бер елны иптәш малайга чәчкеч ясаган идем, хәзер үземә дә кирәк", дип сөйләде Ринат Габидуллин.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10