ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Омскида күренекле галим Фоат Вәлиевның туган көне уңаеннан кичә узды

30 октябрь 2019, 00:47 , Фото: tatar-congress.org

Омскида күренекле галим Фоат Вәлиевның туган көне уңаеннан кичә узды Аның хезмәтенең төп юнәлеше себер татарлары һәм себер бохаралыларын өйрәнүгә бәйле.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). 27 октябрьдә "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы үзенчәлекле чара уздырды. Биредә туып үскән күренекле галим Фоат Вәлиевның туган көне уңаеннан кичә оештырылды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фоат Вәлиев күренекле галим, тарих фәннәре докторы, этнограф, Халыкара төрки академиясе әгъзасы, профессор, Татарстанның атказанган эшлеклесе дигән исемнәргә лаеклы олы шәхес. Ул 1918 елның 14 ноябрендә Омск өлкәсенең Еланлы авылында туып үскән. Омскида педагогия институтын тәмамлаган. ул - Бөек Ватан сугышы ветераны.

1962 елда ул гаиләсен алып, Казан шәһәренә күчеп китә. Казан институтларында эшләү дәверендә зур уңышларга ирешә. Аның хезмәтенең төп юнәлеше себер татарлары һәм себер бохаралыларын өйрәнүгә бәйле. 

Кичәне Коръән укудан башлап җибәрделәр. Аннан соң инде якташларыбызның эшләгән эшләре турында аларны якыннан белгән Зөлфия Ахмадеева һәм Зәлифә Рахмангулова сөйләде. Шунысы куанычлы булды — Фоат абый белән Суфия апаны белүчеләр, яхшы хәтерләүчеләр килгән кунаклар арасында күп булды.

Һәр чыгыш ясаучы үзләренең сөйләгәннәрен раслап, алып килгән фоторәсемнәрне күрсәтеп бардылар. Олы дәрәҗәдәге якташларыбызны онытмаска, киләчәктә дә алар турында яшь буынга тапшырып калдырыр өчен мохтәрият музеена Фоат Валеевның китапларын, фотосүрәтләрен бүләк итеп бирүчеләр дә булды.

Очрашу дустанә рәвештә, "Ак калфак" ханымнары әзерләгән өстәл артында дәвам итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10