ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмара районында "Татар егете" бәйгесенең җиңүчесен бүләкләделәр

29 октябрь 2019, 23:31 , Фото: tatar-congress.org

Кукмара районында Барлык финалистларга да дипломнар һәм бәйгенең генераль иганәчесеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Кукмара, 29 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). 26 октябрьдә Кукмара муниципаль районында районкүләм "Татар егете" бәйгесенең финалы узды.  Җиңүне Вахит авылы егете Рамазан Мотыйгуллин яулады. Җиңүче диплом һәм татар милли түбәтәе белән бүләкләнде. Бу турыда  "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә 14 егет катнашты, ә финалга дүртесе генә чыкты. Барлык финалистларга да дипломнар һәм бәйгенең генераль иганәчесеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10