ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә балаларына алимент түләмәгән ир-атның смартфонына арест салганнар

29 октябрь 2019, 22:33 , Фото: архив

Әлмәттә балаларына алимент түләмәгән ир-атның смартфонына арест салганнар Гражданин кичекмәстән алиментлар буенча бурычын тулы күләмдә түләгән, шулай ук эш урыны турында белешмәләр дә биргән.

(Әлмәт, 29 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 38 яшьлек  ир-атның алимент буенча 70 мең сум бурычы җыелган. Суд приставлары аның смартфонына арест салган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге сумманы ир-ат балигъ булмаган улы һәм кызын тәрбияләүгә бирергә тиеш булган. Суд приставы гражданинның кәрәзле телефонына арест салган. Шуннан соң гражданин кичекмәстән алиментлар буенча бурычын тулы күләмдә түләгән, шулай ук эш урыны турында белешмәләр дә биргән.

Хәзерге вакытта суд тарафыннан билгеләнгән алимент күләме хезмәт хакыннан түләнә. Милек үз хуҗасына кире кайтарылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10