ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нурбәк Батулла София Гобәйдуллина музыкасын бию һәм сулыш аша тасвирлады

29 октябрь 2019, 21:36 , Фото: Абдул Фархан

Нурбәк Батулла София Гобәйдуллина музыкасын бию һәм сулыш аша тасвирлады Казанда София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оештырган “МузТранзит: Көнчыгыш-көнбатыш” фестивале бара.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген хореограф һәм биюче Нурбәк Батулла София Гобәйдуллина музыкасын хәрәкәтләр һәм сулыш аша тасвирлады. Көтелмәгән форматтагы эксперименталь чыгыш ТР Композиторлар берлеге залында үтте.

Казанда София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оештырган “МузТранзит: Көнчыгыш-көнбатыш” фестивале бара. Чираттагы концерт ТР Композиторлар берлеге залында үтте. Литва музыкантлары Ингрида Армонайте һәм Индре Байкштите Балтыйк буе композиторлары әсәрләре белән бергә София Гобәйдуллинаның скрипка һәм фортепиано өчен язылган “Бау өстендәге биюче” әсәрен алып килгәннәр.

“Бау өстендәге биюче” – София Гобәйдуллинаның 1993-94 елда - Германиягә килеп урнашкач язган беренче музыкаларының берсе. Бу акробатның физик мөмкинлекләрен күрсәтүе картинасы гына түгел. Бу – үзен бау өстендә биюче итеп хис иткән һәр кешенең эчке халәте”, - дип мәгълүмат бирде София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ләйлә Монасыйпова.

“Әсәрнең исеме тәвәккәлләп көндәлек тормыш кысаларыннан чыгарга омтылыштан чыгып бирелгән. Бау өстендә биегән кеше – каршылык метафорасы: тормыш тәвәккәллеге һәм башка халәткә очыш сәнгате. Мин бу пьесада контрастлар белән уйнадым: скрипканың бию ритмы һәм вакыйгалар агышындагы фортепиано партиясе...” дип яза композитор әсәрнең аннотациясендә.

Эксперименталь чыгышлары белән танылган биюченең София Гобәйдуллина музыкасына кушылган хәрәкәтләре - аннотациядәге халәтне тамашачыга җиткерү. Нурбәк Батулла биюенә киеренкелек тә, җиңеллек тә, башка яссылыкка омтылыш та сыйган иде. “Бау өстендәге биюче” эксперименталь композициясе 18 минут чамасы барды. Тамашачы 25 ел элек язылган музыканы яңа форматта бер тында кабул итте.

“Бу София Гобәйдуллина әсәре темасына уйлану. София Гобәйдуллина минем өчен бик тирән иҗади кеше. Ул бик ихлас һәм үзенең иҗат принципларына тугры. Бик эшчән - шактый өлкән яшьтә булса да иҗатчы. Ул бөтенебезгә үрнәк. Эшчәнлек ягыннан да, үзенә тугры калу ягыннан да, интеллект ягыннан да дип уйлыйм”, - диде Нурбәк Батулла чыгышы алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Миңа бу камерный зал бик ошый. Биюдә камерный зал бик сирәк әйбер. Монда биюченең тәне һәм аның сулышы скрипка һәм фортепиано янында өченче инструмент кебек. Мин аны шулай кабул иттем. Шушы биюне әзерләү тәкъдиме миңа София Гобәйдуллинаны өйрәнә башларга сәбәп булды. Монда өйрәнерлек әйбер күп”, - диде биюче.

Нурбәк Батулла София Гобәйдуллина әсәре аңлашылмый диючеләргә әсәрләргә автор аннотацияләрен укып чыгарга тәкъдим итә. “Шуларны укып чыкканнан соң тыңласаң, барысы да аңлашыла”, - ди ул.

“Нурбәккә бу тәкъдим белән без чыктык. Безгә бу кызыклы эксперимент булыр кебек. Бу зал бию өчен яраклаштырылган зал түгел. Ләкин әсәрнең исеме дә әлеге экспериментка чакырып тора кебек. Әлеге музыканы Литвадан чакырылган дуэт үзе сайлады”, - диде Ләйлә Монасыйпова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10