ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эрикан: Төркия һәм Татарстан багланышлары Россия белән мөнәсәбәтләрне ныгыта

29 октябрь 2019, 21:23 , Фото: Рамиль Гали

Эрикан: Төркия һәм Татарстан багланышлары Россия белән мөнәсәбәтләрне ныгыта
 Бүген Төркиянең Казандагы Генераль консулы беренче рәсми кабул итү уздырды.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Бүген Казанда Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан һәм аның хатыны исеменнән оештырылган тантаналы кабул итү чарасы узды. Төркия Республикасы игълан ителүнең 96 еллыгына багышланган чара Kazan Palace отелендә узды, ул элеккеге Шамов хастаханәсе бинасында урнашкан.

Тантанага Татарстанның хакимият, җәмәгатьчелек, бизнес һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырылган иде.
«Без Төркия белән Россия арасындагы дуслык һәм барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышанабыз. Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәләребез Россия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрне ныгытуын искәртеп үтәсем килә», — дип мөрәҗәгать итте Төркиянең Казандагы Генераль консулы җыелучыларга.

Исмет Эрикан республика игълан ителү «Төркия халкының данлы тарихында борылыш ноктасы» булды, диде. Бүген ул Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасында беренче рәсми кабул итү уздырды.

«Төркия инвесторлары Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керттеләр. Бу төбәктә Төркиянең күп компанияләре эшләде, бик күп бизнесменнар бу төбәктә инвестицион проектларны гамәлгә ашырды. Мин илебездән меңнәрчә километр ераклыкта шушы дустанә һәм тугандаш җирләрдә уңышлы проектларны гамәлгә ашырган һәм бу эшне дәвам итүче һәр кеше белән горурланам», - диде генераль консул.

Ул Казанның тарихи бинасында, Төркия инвесторлары тарафыннан реставрацияләнгән бинада тантаналы кабул итүне уздыру мөмкинлеген аерым искә алды.
Генераль консул шулай ук Төркия киләчәктә дә Башкортстан, Чувашстан, Марий Эл һәм консул округына керә торган башка төбәкләр белән хезмәттәшлекне актив үстерәчәк, диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10