ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Күзәтчелек хезмәте информатика буенча БДИны компьютер формасында сынап карый

29 октябрь 2019, 20:33

Катнашучыларның җаваплары автоматлаштырылган режимда бәяләнәчәк.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) 30 октябрьдә яңа модель буенча информатика һәм ИКТ буенча бердәм дәүләт имтиханын компьютер формасында сынап караячак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт хәбәр итә.

«Имтиханнарны уздыру пунктларының материаль-техник җиһазландыру планындагы яңалыкка әзер булу – булмавын аңларга кирәк», - диде Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.

Сынап карау имтиханында Россиянең 84 төбәгеннән 19 меңнән артык укучы катнаша. Имтихан уздыру өчен 1,8 меңнән артык пункт кулланылачак.

Яңа технология буенча үткәрелә торган имтихан вакытында һәр катнашучы аерым компьютер белән тәэмин ителәчәк. Контроль үлчәү материаллары компьютерда булачак. Катнашучыларның җаваплары эксперт тикшерүен таләп итми, алар автоматлаштырылган режимда бәяләнә.

Информатика һәм ИКТ буенча БДИның яңа моделе Россиядә 2021 елдан кертелер дип көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10