ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Чаллыда автошәһәрнең моношәһәр статусын югалту мөмкинлеген бәяләделәр

29 октябрь 2019, 20:16

Шәһәрнең башкарма комитетында Чаллы икътисады диверсификация бусагасында гына дип саныйлар.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев Автошәһәрнең моношәһәр статусыннан мәхрүм ителү ихтималы турында сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Тимергалиев «КАМАЗ» ГАҖ һаман да шәһәр икътисадына зур йогынты ясый, диде. Предприятиедә барлыгы 35 меңнән артык кеше эшли.

«КАМАЗдагы тискәре якка теләсә нинди үзгәрешләр барлык гражданнар тормышында чагылыш таба. Документлар буенча Чаллы моношәһәр статусын югалтырга мөмкин, ә фактта мондый процесслар дистәләрчә ел дәвам итә», — диде Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Ул әлегә Чаллы икътисады диверсификация бусагасында гына һәм элеккечә автогигантка бәйле, диде. Тимергалиев шәһәргә «КАМАЗ»ГАҖ белән бәйле булмаган бизнесны җәлеп итәргә кирәк, дип саный.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә моношәһәрләр саны дәүләттән финанс ярдәме туктатылу сәбәпле ике тапкыр диярлек кимергә мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10