ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

1 ноябрьдән барлык сөт продукциясе "Меркурий" системасында тикшерелә башлаячак

29 октябрь 2019, 20:10 , Фото: архив/Владимир Васильев

1 ноябрьдән барлык сөт продукциясе Эшкәртүче предприятиеләргә учет системасын "Меркурий" системасы белән берләштерү киңәш ителә.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 1 ноябрьдән "Меркурий" системасында барлык сөт продукциясенә электрон ветеринария документлары рәсмиләштерелә башлаячак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

2019 елның 1 ноябреннән "Меркурий" системасында әче сөт продукциясе, эчәргә яраклы сөт (югары температурада эшкәртелгән, сәнәгать юлы белән җитештерелеп, упаковкага салынган), туңдырма, каймак, йогурт, кефир, катык, эремчек кебек продуктлар тикшереләчәк.

"Эшкәртүче предприятиеләргә учет системасын "Меркурий" системасы белән берләштерүне киңәш итәбез. Бу электрон сертификатлар булдыру процессын автоматлаштыру өчен кирәк", - диделәр матбугат хезмәтеннән.

  • "Меркурий" федераль дәүләт мәгълүмати системасы - Россия территориясендә ветеринария контроле узарга тиешле товарларга электрон сертификат системасы. Быел "Меркурий аша 35 млн нан артык электрон документ ясалган.
     

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10