ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Финанслар министрлыгы тупланма пенсиянең яңа төре турында закон проекты бастырды

29 октябрь 2019, 19:48

Россия халкы взносларны үзләре билгели һәм үзгәртә алачак.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Финанслар министрлыгы пенсия тупланмаларының яңа системасын булдыру турында закон проектын бастырып чыгарды. Россиялеләр взносларны үзләре билгели һәм үзгәртә алачак. Система операторына реестрга мондый үзгәрешләр кертүдән баш тарткан өчен штраф яный. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Финанслар министрлыгы берничә фальстарттан соң, иҗтимагый фикер алышу өчен ирекле пенсия тупланмаларының яңа системасы турында закон проектын бастырып чыгарды. Документны бер ел элек көткәннәр иде. Әмма россиялеләрне системага мәҗбүри тоташтыру фаразыннан Президент Владимир Путин дискуссиягә кушылганнан соң баш тарту турында карар кабул ителде.

Хәзер «гарантияле пенсия планы» исемен алган концепция тулысынча ирекле төс алды, диелгән Финанс министрлыгы закон проектында. Хезмәткәрләр эш бирүчедән аларны системада катнашучылар реестрында теркәүне таләп итәргә хокуклы булачак яки системага мөстәкыйль рәвештә дәүләт хезмәтләре сайты аша тоташа алачак. Ләкин тупланма пенсиягә бернинди дә мәҗбүри язылу булмаячак.

Схемада катнашучы гражданнар пенсия взносларын үзләре теләгәнчә билгели һәм үзгәртә ала, шул исәптән ирекле пенсия взносларын түләүне («каникуллар» механизмы — биш елга кадәр) туктата ала. Взнос күләмен я хезмәт хакыннан процентларда, я абсолют чагылышта билгеләргә мөмкин. Моннан тыш, катнашучылар элек сайланган дәүләтнеке булмаган пенсия фондын үзгәртә алачаклар.

Взносларны беренче тапкыр түләгәннән соң алты ай дәвамында граждан гарантияле пенсия планы системасында катнашудан баш тарта һәм күчерелгән акчаларны алырга хокуклы булачак.

Яңа системаны эшләтеп җибәрү 2021 елга билгеләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10