ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Пенза өлкәсендә «Татар пәрәмәче» милли-мәдәни фестивале узды

29 октябрь 2019, 19:03

Неверкино районы мәдәният йортында тәмле бәйрәмне «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсе оештырды.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Узган җомгада Пенза өлкәсенең Неверкино районы мәдәният йортында «Татар пәрәмәче» милли-мәдәни фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тәмле бәйрәмне «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе оештырды, аның лидеры - район мәдәният йорты директоры Равилә Трегулова.

Чарада Неверкино районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Неверкино районы буенча «Бердәм Россия» партиясе бүлекчәсе секретаре Наталия Акчурина, Неверкино районы Татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Дәүләтша Әбдрәшитов, Неверкино Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйл хәзрәт Рәҗәбов катнашты.

Неверкинода узган тантанага «Ак калфак» Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасының төбәк рәисе Эльмира Васильева җитәкчелегендәге төбәк вәкиллеге делегациясе килгән иде. Программа якты, эчтәлекле, эмоциональ яктан бик бай итеп төзелгән. Бәйрәмнең кульминациясе татар аш-су тәм-томнары белән чәй эчү булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10