ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сурск крае татарларының теле француз тарихчысын җәлеп иткән

29 октябрь 2019, 18:29 , Фото: tatar-congress.org

Сурск крае татарларының теле француз тарихчысын җәлеп иткән «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» оешмасында социолингвистика, миноритар телләрне өйрәнү һәм тел контактлары өлкәсендәге белгечләр булды.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 28 октябрьдә «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасында социолингвистика, миноритар телләрне өйрәнү һәм тел контактлары өлкәсендәге белгечләр булып китте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составында филология фәннәре докторы, профессор, Европа тел сәясәте, төбәк һәм миноритар телләр Европа Хартиясе, социолингвистик типология белгече Ален Вио, Россия Халыклар дуслыгы университетының гомуми һәм рус тел белеме кафедрасы доценты Светлана Москвичева, журналист, тарихчы Ирек Бикинин һәм «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, төбәкне өйрәнүче Рәшит Алюшев бар.

Галимнәр автономия эшчәнлеге, фольклор, Сурск крае татарларының сөйләшү рәвеше белән таныштылар. Моннан тыш, укытуда, газеталар бастыруда һәм мәдәни чаралар үткәрүдә туган телне куллану темалары күтәрелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10