ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сургутта Чаллы дәүләт курчак театры «Карга боткасы» спектаклен күрсәтәчәк

29 октябрь 2019, 18:05 , Фото: tatar-congress.org

Сургутта Чаллы дәүләт курчак театры «Карга боткасы» спектаклен күрсәтәчәк Балалар спектакле татар телендә булачак.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдә Сургутка беренче тапкыр Чаллы дәүләт курчак театры киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сургутта Чаллы дәүләт курчак театры үзенең иң яхшы һәм колоритлы спектакльләренең берсе — «Карга боткасы» спектаклен күрсәтәчәк.

Экспертлар фикеренчә, «Карга боткасы» спектакле үзенчәлекле һәм кызыклы уйланылган, анда курчаклар бик күп җәлеп ителгән. Ә татар теле спектакльгә үзенчәлек һәм милли төсмер бирә.

Тамаша Сургут шәһәренең «Петрушка» театрында була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10