ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бөгелмәнең элеккеге мэрын 2,7 млн сум ришвәт өчен хөкем итәчәкләр

29 октябрь 2019, 17:14

Тикшерү фикеренчә, районның элеккеге башлыгы фирмага бүләкләү бәрабәренә Бөгелмәгә фонтан җиһазларын кайтартуга контракт отарга ярдәм иткән.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәнең элеккеге мэрын 2,7 млн сум ришвәт өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Районның 63 яшьлек элеккеге башлыгы һәм «Триумф» ҖЧҖнең 33 яшьлек элеккеге җитәкчесе, роле һәм катнашу дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, мошенниклыкта, ришвәтчелектә һәм вәкаләтләрне арттыруда гаепләнә.

Хәзерге вакытта шикләнелүчеләргә шәһәрдән чыгып китү тыелган. Прокуратура гаепләү карарын раслады һәм җинаять эшен Бөгелмә судына карап тикшерүгә җибәрде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 2014 елда Бөгелмә районы башлыгы «Триумф» ҖЧҖ башлыгына, акчалата бүләкләү хисабына, фонтаннар өчен җиһазлар белән тәэмин итүгә дүрт контракт төзүдә ярдәм итәргә тәкъдим иткәнлеге турында хәбәр иткән иде. Сүз шәһәрнең Үзәк мәйданын реконструкцияләү программасы турында бара.

Нәтиҗәдә, ике ачык аукционда «Триумф» оешмасы җиңү яулады, әмма ул үз бурычын үтәмәде. Тикшерү фикеренчә, контракт буенча алынган акчаларның бер өлешен – 2,7 миллион сумны эшмәкәр ришвәт сыйфатында биргән. Тагын 1,2 миллионын үзенә калдырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10