ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанның иң яхшы комбайнчыларын ноябрь азагында бүләклиләр

29 октябрь 2019, 15:25 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанның иң яхшы комбайнчыларын ноябрь азагында бүләклиләр Беренче төркемдә Чүпрәле, икенче төркемдә Сарман, өченче төркемдә Зәй, дүртенче төркемдә Балык Бистәсе районнары җиңүче булган.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иң яхшы комбайнчылар ноябрь азагында бүләкләнәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

  • “Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы-2019” бәйгесе өчен барлыгы 500 премия каралган. Бәйгедә катнашу өчен 1464 комбайнчы гариза биргән булган.

“Нәтиҗәләре билгеле. Беренче төркемдә Чүпрәле, икенче төркемдә Сарман, өченче төркемдә Зәй, дүртенче төркемдә Балык Бистәсе районнары җиңүче. Алар ноябрь азагында бүләкләнәчәк”, - диде министр.

Марат Җәббаров, шулай ук, “Иң яхшы агросәнәгать комплексы хезмәткәре” конкурсы үткәрелүен әйтте. Анда төрле номинацияләр буенча 100 җиңүче 100 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Бәйгедә катнашу өчен, 20 ноябрьгә кадәр министрлыкка заявка һәм документлар тапшыру кирәк. Конкурста һөнәр буенча стажы өч елдан да ким булмаган хезмәткәрләр катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10