ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Авыл хуҗалыгы министры ярминкәләрдә карабодайга бәя күтәрелмәячәген әйтте

29 октябрь 2019, 13:32 , Фото: архив/Ирина Биктимирова (Лениногорские вести)

Авыл хуҗалыгы министры ярминкәләрдә карабодайга бәя күтәрелмәячәген әйтте Ярминкәләрдә карабодайның бер килосы 30 сумнан сатыла, сәүдә челтәрләрендә ул 40 сумнан артык.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карабодайга бәяләр күтәрелүе көтелми. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифингта шулай дип ышандырды.

“Мин үзем ике ярминкәдә булдым. Карабодайга ажиотаж күренмәде. Алдагы ярминкәләрдә бәяләр күтәрелүе көтелми. Бездәге запаслар халыкны тәэмин итү өчен җитәрлек”, – диде министр.

Ярминкәләрдә карабодайның 1 килограммы 30 сумнан сатыла. Сәүдә челтәрләрендә ул 40 сумнан артык. Узган җиде ярминкәдә 41 тонна карабодай сатылган.

  • Хәзерге вакытта ярминкәләр Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда ике мәйданчыкта, Яшел Үзән районында Осиново, Октябрьск бистәсендә оештырыла. Җиде ярминкәгә барлыгы 489 млн сумлык продукция кертелгән.

“Бәяләр сәүдә предприятиеләренә караганда арзанрак. Яшелчәләр буенча аерма 70 процентка җитә. Ассортимент яхшы. Продукция сыйфаты тикшерелеп тора”, – диде Марат Җәббаров.

  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән бирле оештырыла, Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10