ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда шикәр чөгендере уңдырышлылыгы буенча алдынгы районнар билгеле

29 октябрь 2019, 13:02 , Фото: архив/газета "Знамя"

Татарстанда шикәр чөгендере уңдырышлылыгы буенча алдынгы районнар билгеле Республикада шикәр чөгендере мәйданнарының 89 процентыннан уңыш җыеп алынган.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бер гектардан алынган шикәр чөгендере уңышы буенча Тәтеш алдынгы. Аларда шикәр чөгендере бер гектардан 530 центнер күләмендә чыга. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Лидерлар исемлегендә, шулай ук, Зәй (517 ц), Минзәлә (506 ц), Актаныш (480 ц) районнары.

Татарстанда шикәр чөгендере 63,7 мең га мәйданда игелә. Бүген 56,4 мең га мәйданда эш төгәлләнгән, тамыразыкның 89 проценты алынган. Бүгенгә 2 млн 490 мең тонна шикәр чөгендере урып җыелган. “Быел уңыш күпкә югары”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Гектарыннан уртача 441,6 ц тәшкил итә. 2018 елга караганда, 108 ц га күбрәк.

Министр әйтүенчә, быел барлыгы 2,6 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алырга ниятлиләр. Тамыразык иң күп утыртылган районнар – Зәй, Буа, Сарман, Тәтеш, Нурлат.

“1 млн 230 мең тонна шикәр чөгендере заводларга кертелгән. Заводлар тәүлегенә 16,7 мең тонна тамыразык эшкәртә. 920 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. 137,5 мең тонна шикәр комы әзерләнгән”, - диде Марат Җәббаров.

  • 2018 елда 136 мең тонна шикәр комы җитештерелгән булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10