ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Җәббаров: Шикәр чөгендере мәйданын киметү турында күрсәтмә бирмәячәкбез

29 октябрь 2019, 12:42 , Фото: архив/газета

Марат Җәббаров: Шикәр чөгендере мәйданын киметү турында күрсәтмә бирмәячәкбез Министр бу мәсьәлә буенча инвесторлар белән сөйләшүләр үткәрелүен әйтте.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда шикәр чөгендере җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә тамыразык мәйданнарын киметү турында күрсәтмәләр булмаячак. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифингта шулай дип әйтте.

“Быел шикәргә бәя төшү сәбәпле, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан шикәр чөгендере мәйданнарын киметү турында күрсәтмә килгән иде. Бүген кемнең мәйданнары, эшкәртү заводлары бар, алар мәйданнарны киметмәс дип торам. Безнең яктан да киметү, арттырмау турында катгый күрсәтмәләр булмаячак”, - диде министр.

Ул “Агросила”, “Ак Барс холдинг”ның шикәрне төрле сату юлларын уйлаулары турында, экспорт буенча сөйләшүләр баруын әйтте. “Вакыт бар, кыш көне һәр район, хуҗалыклар белән сөйләшәчәкбез. Бүгенге хәлне һәркем аңлый. Элекке 30 сум белән быелгы 19 сум арасында аерма бар”, - диде Марат Җәббаров.

Аның сүзләренчә, фермерлар, предприятиеләр өчен ярдәм чаралары өйрәнеләчәк. “Рацин”, “Татагролизинг” белән киңәшеп, министр хуҗалыкларга тәкъдимнәр биреләчәген әйтте. Марат Җәббаров урып-җыю вакытында бәя һәрвакыт түбән булуын искәртте, көтәргә мөмкинлеге булганнарга бәяләр артканчы көтәргә киңәш итте.

Министр бүген республикадагы барлык шикәр комы җитештерү заводлары чимал белән тәэмин ителгәнен билгеләп үтте. Шикәр чөгендере җитештерүчеләргә ярдәм мәсьәләсе кичә Игенчеләр сараенда узган утырышта да күтәрелгән иде.

  • Татарстанда шикәр чөгендере 63,7 мең гектар мәйданда чәчелгән. Быел барлыгы 2 млн 600 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алырга ниятлиләр.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10