ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан торак пунктларында электр белән тәэмин итү яңадан торгызылды

29 октябрь 2019, 11:00 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстан торак пунктларында электр белән тәэмин итү яңадан торгызылды Көчле җил аркасында 31 меңнән артык кеше яши торган 75 торак пункт утсыз калган иде.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан торак пунктларында электр белән тәэмин итү яңадан торгызылды. Давыл нәтиҗәсендә алар утсыз калган иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Көчле җил аркасында 31 меңнән артык кеше яши торган 75 торак пункт, 348 трансформатор ярдәмче станциясе һәм социаль әһәмияткә ия 20 объект утсыз калды. 29 октябрьдә 0.30 сәгатьтә электр белән тәэмин итү тулысынча яңадан торгызылды.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда давыл нәтиҗәсендә 75 торак пунктның утсыз калуы хакында хәбәр иткән иде. Моннан тыш, көчле җил йорт түбәләренә зыян китерде, берничә агачны аударды һәм реклама такталарын куптарып ыргытты.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10