ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Җәббаров уңыш күләме ягыннан артта калган районнарны атады

29 октябрь 2019, 10:40 , Фото: архив/Абдул Фархан

Марат Җәббаров уңыш күләме ягыннан артта калган районнарны атады Гектарыннан иң күп уңыш алган районнар - Тукай, Мамадыш, Зәй, Актаныш.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров гектарыннан чыккан уңыш күләме ягыннан артта калган районнарны атады. Бүген Министрлар Кабинетында брифинг 2019 елда урып-җыю йомгакларына багышланган.

Министр уңыш күләме буенча түбән нәтиҗәләр Бөгелмә, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Югары Ослан, Әлмәт, Яшел Үзән, Әгерҗе районнарында күзәтелгәнен әйтте. "Шушы районнар белән җентекле эш башкарылачак", - диде. Әлеге районнарда гектарыннан алынган уңыш 24,9 центнердан 15,3 процентка кадәр генә тәшкил итә.

Гектарыннан иң күп уңыш алган районнар - Тукай, Мамадыш, Зәй, Актаныш. Аларда уңыш гектарыннан 40 центнердан артык. Иң күп икмәк урган районнар - Тукай, Арча, Актаныш, Минзәлә. Бу районнар 170 мең тоннадан артык бөртеклекләр суктырылган.

2019 елда барлыгы 4,3 млн тонна икмәк җыеп алынган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10